%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
F83a36066972e72aebc28c5c0a6daaeef8ee48d4
Тәтеш төбәге тарихына багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе узды
17.04.2024

2024 елның 16 апрельдә Институтта “Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы (XVIII йөз ахыры – XX йөз башы” (Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2023. 296 б.) дип аталган китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды. Хезмәтнең авторы Э.К.Сәлахова монография белән таныштырды, Тәтеш төбәге тарихын өйрәнүдә булган проблемалар билгеләнде, алга таба бу эшне дәвам итүгә максат куелды. “Шонгаты” фонды җитәкчесе М.Б.Вәлиев, Казан федераль университеты доценты Ф.Н.Шәкуров, Тәтеш җәмәгатьчелеге вәкиле Х.Б.Камалеев, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Г.С.Шәрәфетдинов, ТР Милли музей фәнни хезмәткәре Р.А.Абзалина, шагырь Р.Сәлах чыгыш ясадылар.

  • 98d0a1e0b9b0fca4c668b453ec2daf2ee3910bf5
  • 05e3c860495ed5a87d441cc7c646f6fdc7e3554f
  • B6ab6d2a29496ec66c99ccdf4ca715b90976f5ff
  • 91d942689ba920c6596e77ce5e4bc839143ecfb0
  • 282bbab43ce6a7cc77b54c5fdbe133c49715ccbe